«Әдәби мәйданчык» акциясе (6+)

27 майда 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге  ишегалды мәйданчыгында Бөтенроссия китапханәләр көненә багышланган «Әдәби мәйданчык» акциясе уздырды. 
Төрле төстәге шарлар белән бизәлгән һәм буккроссинг китаплары урнаштырылган китап утраучыгы микрорайонда яшәүчеләрнең игътибарын үзенә җәлеп итте. Китапханәче чыгышыннан акциядә катнашучылар Россия китапханәләренең һөнәри бәйрәме килеп чыгу тарихы, дөньяның иң зур китапханәләре турында белде. Алга таба кунаклар китапханә фондындагы яңа китаплар һәм вакытлы матбугат басмалары белән танышты. Теләге булганнар шунда ук китапханәгә языла, эскәмиягә утырып укый яки өйдә уку өчен үзенә ошаган китапны ала алды. «Укы һәм җиңеп чык», «Уку лидеры», «Әдәби геройлар илендә» дигән бәйге һәм викториналар актив рәвештә үтте һәм файдалы мәгълүматка бай булды. Акция кунаклары китаплардан күтәренке кәеф һәм көч, шатлык хисләре һәм илһам, яңа белемнәр һәм күнекмәләр алды. Чара азагында барысына да татлы күчтәнәчләр өләштеләр. 

Поделиться: