«Мин китап белән космос ачам» акциясе (0+)

12 апрель көнне Үзәк балалар китапханәсендә Космонавтика көненә һәм Юрий Гагаринның космоска очышына 60 ел булуны бәйрәм итүгә багышланган акция үтте. 

цдб 12.04 космос (2)
цдб 12.04 космос (4)
цдб 12.04 космос (3)
цдб 12.04 космос (5)
цдб 12.04 космос

Китапханәгә ата-аналары белән килгән барлык кече мәктәп яшендәге һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар космос дөньясына кереп чумды. Аларга «#Поехали» дип аталган китап күргәзмәсеннән космос турында китап сайлап алырга тәкъдим ителде. Һәр китапта биремнәр язылган китап кыстыргычлары бар иде. Биремнәр өлкәннәр өчен космос темасына кагылган сораулар һәм балалар өчен йолдызлы табышмаклардан торды. Биремнәрне үтәп, акциядә катнашучылар космик рамкада фотога төште.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: