«Хокук турында һәркем белергә хокуклы» акциясе (12+)

11 февральдә, яшьләрнең хокукый белемнәрен арттыру максатында, 15 нче санлы китапханә «Хокук турында һәркем белергә хокуклы» акциясе уздырды.
Китапханәче яшь укучыларны кеше хокукы турында халыкара-хокукый документларының барлыкка килү тарихы һәм аның төп нигезләмәләре белән таныштырды, хокук бозу очракларын һәм хокук яклау ысулларын атады. Яшүсмерләр үзләренең хокуклары һәм вазифаларына кагылышлы сорауларга җавап бирде, «Яшүсмер һәм закон» буклетлары алды.

IMG-20250211-WA0040
IMG-20250211-WA0045
IMG-20250211-WA0047
Акция вакытында алган мәгълүмат яшьләргә тормышта файдалы булыр дип ышанып калабыз. Илебездә закон бозмыйча яшәүче гражданнарның саны елдан-ел артыр дип өметләнәбез. Ә моның өчен һәр кеше үз хокукларын һәм вазифаларын яхшы белергә, законнарны үтәргә һәм беркайчан да аларны бозмаска тиеш.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: