«Китап бүләк итәргә вакыт!» акциясе (6+)

13 февральдә 23 нче санлы китапханәдә Халыкара китап бүләк итү көне кысаларында «Китап бүләк итәргә вакыт!» дигән акция үтте.
Китапханә укучылары өчен «Яхшы күңелле кешеләргә – яхшы китаплар» әдәби витринасы әзерләнгән иде, анда укучылар бүләк иткән басмалар тәкъдим ителде. Китапханәгә килүчеләр әдәби уеннарда катнашты, кроссвордлар чиште һәм әдәби викторина сорауларына җавап бирде. Теләге булганнар фотозона янында фотога төшә алды.

1.23ф Акция к Международному дню дарения книг «Время дарить книги!»
2. 23ф Акция к Международному дню дарения книг «Время дарить книги!»
3. 23ф Акция к Международному дню дарения книг «Время дарить книги!»
4.23ф Акция к Международному дню дарения книг «Время дарить книги!»

Укучылар акциядә актив катнашты. Алар китапханәгә бүләккә 20 китап алып килде. 
Акциядә 30 кеше катнашты. Барлыгы китапханәгә 63 китап бүләк ителде. 
Укучылар бүләкләре китапханә өчен бәяләп бетергесез. Бер-берегезгә, дусларыгызга һәм туганнарыгызга китап бүләк итегез, китапханәгә китаплар алып килеп, укуга ихтыяҗы булганнарны шатландырыгыз! Китапларны яратып үз сөйгәннәрегезгә һәм кадерле кешеләрегезгә бүләк итегез, чөнки китап – ул иң яхшы бүләк!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: