«Яраткан китаплар» акциясе (12+)
20
Сентябрь 2021
Дүшәмбе
17 сентябрь көнне 23 нче санлы китапханәдә, матур әдәбиятны укуга кызыксыну уяту максатларында, өлкән мәктәп яшендәге балалар өчен «Яраткан китаплар» акциясе үтте. Чарага хәзерге заман ватандаш һәм чит ил язучылары китапларыннан күргәзмә һәм яшүсмерләр өчен әдәбиятны чагылдыручы «Китап тәкъдим ит» дигән стенд әзерләнде. Китап күргәзмәсенең «Укучылар тәкъдим итә» бүлегендә укучылар алдан ук язып фикерләрен белдергән китаплар урнаштырылды. «Үзең турында укы!» темасына әңгәмә үткәрелде.
|