«Хәтер һәм кайгы көнендә шәм кабыз» акциясе (0+)

22 июнь Россиядә – Хәтер һәм кайгы көне. 1941 елда бу көнне илебез тарихындагы иң канкойгыч һәм рәхимсез Бөек Ватан сугышы башлана. Хәтер һәм кайгы көне Россия тарихында иң кайгылы көн булып санала. Ул совет халкын гына түгел, ә бөтен дөньяны фашистлар изүеннән азат итү өчен көрәшнең башына әйләнә. Ел саен 22 июнь көнне Россия буенча кешеләр Ватаныбызны саклап көрәшкәннәрнең якты истәлегенә һәм аларга рәхмәт йөзеннән шәмнәр яндыра.  
Әлеге көн хөрмәтенә 1 нче санлы китапханә «Хәтер һәм кайгы көнендә шәм кабыз» акциясе уздырды. Китапханәчеләр катнашучыларга «Хәтер шәме» акциясенең Бөек Ватан сугышында һәлак булган совет солдатлары, барлык ватандашларыбызның батырлыгына баш июне аңлатуы турында сөйләде. Теләге булган һәркем тыныч күк йөзе өчен көрәшкәннәрне искә алып шәм кабыза алды.

 

Поделиться: