«Толерантлык – тынычлыкка юл» акциясе (6+)

25 сентябрьдә 8 нче санлы балалар китапханәсе «Толерантлык – тынычлыкка юл» акциясе оештырды.

20260914_121302 (1) (1)
3 20260917_154321 (1)
2 20260916_113413 (1)
1 Слайд1 (1)коллаж
Очрашу хәзерге заманда тынычлык һәм татулыкның никадәр мөһим булуы турында әңгәмәдән башланды. Китапханәче яшь тыңлаучыларга халыкларның күптөрлелеге, аларның уникаль мәдәниятләре, үзенчәлекле гореф-гадәтләре һәм йолалары турында сөйләде. Башка төрле караштагы һәм башка мәдәнияткә караучыларга ихтирамлы һәм түземле булырга кирәклегенә аерым игътибар бирелде. Очрашуның төп символы «тынычлык куллары» булды. Укучылар — балалар да, өлкәннәр дә — кәгазьдә үз кул эзләрен кисеп алды һәм анда иң мөһим «дуслык», «игелек», «мәхәббәт», «аңлау» сүзләрен язды. Әлеге матур композициягә карагач, тынычлыкның һәрберебезнең үзеннән башлануын аңлыйсың. Әлеге кзгазь кул эзләре, башкаларга кул сузып, безнең уртак йортыбызны яктырак итүебез турында искә төшереп торсын иде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: