«Хәтер юллары» акциясе (0+)

Җиңү көне якынлашканда, 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре, Җир йөзендә тынычлык булсын өчен үз гомерләре бәрабәренә көрәшкәннәрне искә алып, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Хәтер юллары» исемле акция белән урамга чыкты. 

IMG-20210507-WA0032
IMG-20210507-WA0046
IMG-20210507-WA0041
IMG-20210507-WA0043
IMG-20210507-WA0049
IMG-20210507-WA0050
IMG-20210507-WA0051

Акция шәһәрнең «Җиңү паркында»гы Геройлар Аллеясында «Кесәдәге шигырьләр» форматында узды. Китапханәчеләр паркта йөргән шәһәрдәшләр арасында фронтовик-шагыйрьләрнең Бөек Ватан сугышы, герой-шәһәрләр һәм рус солдатларының батырлыгы турында шигырьләрдән өзекләр язылган флаерлар таратты. Өлкәннәр һәм балалар Константин Симонов, Юлия Друнина, Ольга Берггольц, Булат Окуджава, Александр Твардовский, Муса Җәлил кебек сугыш белән күзгә-күз очрашкан шагыйрьләрнең сугыш турындагы шигъри юлларын кычкырып укыды. Акция иң яхшы шигъри әсәрләрне популярлаштыру һәм Россия халкының Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында тарихи хәтерне саклау өчен үткәрелде.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: