«Китап укучы бул» акциясе (6+)

25 сентябрь көнне шәһәр үзәк китапханәсендә Ачык ишекләр көне узды! Беренче чиратта бу көн китапханәбезнең барлык укучыларына багышланды. Һәр китапханәче китапханәләрдә укучыларның бик күп булуына омтыла. 
«Китапханәбез укучысы бул!» акциясе яңа укучылар җәлеп итүгә юнәлдерелде. Ул «Китапка «Әйе!» дип әйт» шигаре астында узды. Акциядә катнашучыларның һәрберсе китапханәнең эш тәртибе һәм анда күрсәтелә торган хезмәтләр турында мәгълүмат бирелгән визиткалар алды. 

омрпа
5449786223125193770
5449786223125193772
5449786223125193774
5449786223125193778
5449786223125193781
IMG_2779
5449786223125193773

Китапханә яныннан үтеп баручылар барысы да бу көнне китапханәдә булган китаплар турында гына түгел, ә балалар һәм өлкәннәр, матур әдәбият һәм мәгълүмати әдәбият турында да белде. Шулай ук киштәләрдә нинди вакытлы матбугат басмалары – газеталар һәм журналларны очратырга мөмкин булуы турында мәгълүмат алдылар. 
Китапханәчеләр миньоннар турындагы мультфильм геройлары ролендә китапханәнең планнары, үткәрелүче чаралар һ.б.лар турында сөйләде. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: