«Наркотикларга – юк» дип әйт!» акциясе (6+)

1-13 ноябрьдә Үзәк балалар модель китапханәсендә «Яшьләр сәламәт тормыш рәвеше өчен» наркотикларга каршы шәһәркүләм акциясе кысаларында «Наркотикларга – юк» дип әйт!» акциясе үтте. 

Балалар «Наркотикларга – юк» дип әйт!» дигән буклетлар алды һәм андагы мәгълүмат буенча фикер алышты. Буклеттан алар наркотик матдәләрнең кеше организмына йогынтысы һәм вакытында «ЮК» дип әйтүнең никадәр мөһим икәнлеге турында белде.  

апотмиьсчь
1000043179
1730283018722
IMG-20241113-WA0010
IMG20241030101318
IMG20241113141600

Малайлар һәм кызлар «Наркотикларсыз азат яшә» китап күргәзмәсе белән танышты, анда наркотикларның зыяны турында китаплар һәм брошюралар, сәламәт тормыш рәвеше буенча китаплар тәкъдим ителде. Балалар аеруча зур кызыксыну белән спорт темасына кагылышлы, балык тоту һәм туристлык турында китапларны карады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: