«Гаилә агачы» акциясе (0+)

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында, 1 июльдән 8 июльгә кадәр 8 нче санлы балалар китапханәсендә «Гаилә агачы» акциясе узды. Укучылар дулкынландыргыч «Гаилә Кыйммәтләре Агачын» ясауда бик теләп катнашты.

(1)IMG_8315
(2)IMG_8413
(3)IMG_8374
(4)IMG_8375
(5)IMG_8402
Алдан әзерләнгән кәгазь битләрендә теләге булган һәркем үзенең якыннары һәм яраткан кешеләре турында яза, үз хисләре һәм бәйлелекләре белән уртаклаша алды. Кәгазь битләрендә «Минем әнием – иң яхшысы», «Һәр гаилә бәхетле булсын», «Әти-әниемә рәхмәт» кебек ихлас сүзләр барлыкка килде. Кемдер үз гкаилә әгъзаларының исемнәрен язды, ә кемдер уртак шөгыльләре турында сөйләде, мәсәлән: «Без бергәләп укырга яратабыз». Җылылык һәм мәхәббәт белән тулы бу кәгазьләрнең барысын да өлкәннәр һәм балалар бердәмлек һәм гаиләнең әһәмиятен күрсәтүче «Гаилә Кыйммәтләре Агачы»на беркетте. 
Шулай ук гаилә, мәхәббәт һәм дуслык турында китаплардан мавыктыргыч күргәзмә оештырылган иде. Чарага килүчеләр кызыклы тарихлар белән таныша һәм якыннары белән бергәләп уку өчен яңа китаплар сайлап ала алды. 
Акция азагында һәр катнашучы «Гаилә – ул без үсеп чыккан тамырлар» дигән акыллы гыйбарә белән белешмәлекләр алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: