«Сәламәтлегегез серләре» акциясе (12+)

7 апрель — Бөтендөнья сәламәтлек көне. Бу бәйрәм планетада яшәүче һәркемнең үз сәламәтлегенә игътибарын җәлеп итүгә юнәлтелгән. Акция кысаларында 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре, халыкка төп чынбарлыкны: сәламәтлекнең иң зур байлык булуын искә төшерү өчен, микрорайонда урамга чыкты.

13ф. 07.04.26 Акция секреты вашего здоровья (2)
13ф. 07.04.26 Акция секреты вашего здоровья (3)
13ф. 07.04.26 акция Секреты вашего здоровья
13ф.07.04.26 Акция Секреты вашего здоровья (5)
13ф.07.04.26 Акция Секреты вашего здоровья (2)
13ф.07.04.26 Акция Секреты вашего здоровья
13ф.07.04.26 Акция Секреты вашего здоровья

Китапханәче кешеләрне китапханә яздырып ала торган «Физкультура һәм спорт», «Сәламәтлек», «Сәламәт бул!», «60 яшь әле гомер түгел» кебек вакытлы матбугат басмалары белән таныштырды һәм физик активлык, дөрес туклануның файдасы турында мәкаләләргә күзәтү ясады. Микрорайонда яшәүчеләр сәламәт тормыш рәвеше һәм үз сорауларына җавап таба алырлык мәкаләләре булган вакытлы матбугат басмалары турында кызыклы мәгълүматлар алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: