«Ромашкалы бәхет» акциясе (6+)

8 июльдә Россиядә гаҗәеп бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре «Ромашкалы бәхет» дигән урам акциясе уздырды. Акциядә катнашучылар бәйрәмнең символы ромашка булуы турында белде, чөнки Русиядә борынгы заманнардан ук бер-береңә әлеге кыр чәчәкләрен хөрмәт һәм ихлас сөю билгесе буларак бүләк итә торган булганнар. 

IMG-20250708-WA0045
IMG-20250708-WA0059
IMG-20250708-WA0067
горка
лепесток
мороженое
песочница
с коляской
фото1
Харисова
читает ж
читает с
шар

Китапханә хезмәткәрләре барлык теләге булганнарга яхшы теләкләр һәм гаилә турында шигырьләр белән ромашка таҗлары таратты, алар бу шигырьләрне кычкырып укырга тиеш булды. Үтеп баручылар акциядә бик шатланып катнашты, ә йөзләрендәге елмаю китапханә хезмәткәрләре белән аралашуның аларга шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итүен күрсәтте. «Ромашкалы бәхет» акциясе кешеләргә гаилә кыйммәтләрен саклауның кирәклеге һәм мөһимлеге турында искә төшерде. Шәһәрдәшләрнең күбесе әлеге бәйрәм һәм изге Петр һәм Феврония турында яхшы белүе бик куандырды. Мәхәббәт һәм тугрылык кына кешене рухи яктан бай һәм чын-чынлап бәхетле итәргә сәләтле дигән нәтиҗә ясарга мөмкин. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: