«Теләкләр ромашкасы» акциясе

8 июль – бик күркәм «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне». Гаилә – ул йорт. Гаилә – мәхәббәт һәм тугрылык хакимлек итүче дөнья ул.  Барысы өчен дә уртак шатлык һәм борчылулар ул. Гаилә һәрберебез өчен иң мөһиме, тормышта иң кирәклесе. 
Бу көнне 1 нче  санлы китапханә «Теләкләр ромашкасы» акциясе уздырды, анда таҗларда гаилә, аның кыйммәтләре турында үз фикерләрен, аңлатмаларын язарга яки үз теләгеңне язып калдырырга кирәк булды. 

Ромашка – гади, әмма шул ук вакытта гаҗәеп матур чәчәк. Ул бик кадерле, якын гаилә йорт символы. Шуның өстенә, ул җәй, җылылык, уңайлылык, чисталык һәм сафлык символы. 
Әлеге акция кешеләргә гаилә кыйммәтләрен саклауның кирәклеге һәм әһәмияте турында искә төшерүгә юнәлдерелгән иде. 

Поделиться: