«Асфальтта җәйне ясыйбыз» акциясе (6+)

1 июнь көнне 16 нчы санлы китапханәдә Балаларны яклау көне уңаеннан «Асфальтта җәйне ясыйбыз» акциясе үтте. Әлеге чара балалар китапханәсе каршындагы ачык мәйданчыкта яшь китап сөючеләрне җыйды. 

20210601_122722
20210601_121842
20210601_124607
IMG_7470

Чара башында китапханәче Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм итүнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Шуннан соң балалар бик теләп табышмаклар чиште, җәй турында шигырьләр укыды һәм табигатьне, үз әти-әниләрен, кояш, күк йөзе һәм башкаларны рәсемгә төшерде. Яшь рәссамнарга гади кәгазь бите генә түгел, ә зур бер территория тапшырылды һәм, нәтиҗәдә, соры асфальт гаҗәеп матур буяулар белән бизәлде. Акциядә катнашучылар саф һавада күңелле итеп вакытларын уздырды һәм бик күп уңай тәэсирләр алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: