«Әкияти кроссвордны чиш!» акциясе (6+)

17 июльдә 10 нчы санлы китапханәдә Бердәм фольклор көне кысаларында «Әкияти кроссвордны чиш!» акциясе узды. «Без кроссвордлар чишәбез, шакмакларга хәрефләр куябыз!» сүзләре акциянең шигаре булды.
Кроссворд — ул дөньядагы иң популяр сүзле уен, аны балалар да, өлкәннәр дә уйный. Инглиз теленнән тәрҗемәдә кроссворд — ул сүзләр киселеше. 

10ф. Акция «Разгадайте сказочный кроссворд!»1
10ф. Акция «Разгадайте сказочный кроссворд!»2
10ф. Акция «Разгадайте сказочный кроссворд!»3
10ф. Акция «Разгадайте сказочный кроссворд!»4
10ф. Акция «Разгадайте сказочный кроссворд!»5

Яшь укучыларыбыз игътибарына кроссворд тәкъдим ителде, анда шакмакларда әкиятләр исемнәре, геройлары исемнәре һәм әкият сюжетларының мөһим детальләре яшерелгән иде. Балаларга, әсәрләрне искә төшереп, сүзләрне белергә тәкъдим ителде. Ә биремнәрне җиңеп чыгучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: