«Фольклор иленә сәяхәт» акциясе (6+)

«Ата-бабалар мирасы» фольклор марафоны кысаларында 13 нче санлы китапханә акция уздырды һәм китапханәгә килүчеләрне халык авыз иҗаты белән таныштырды һәм «Бердәм фольклор көне» гомумроссия акциясенә кушылды.
Фольклор темасы өлкәннәргә дә, балаларга да кызыклы, чөнки бу әкиятләр, табышмаклар, мәкальләр, әйтемнәр, тизәйткечләр. 
Чарада катнашучылар Россия халыклары әкиятләре китаплары белән танышты һәм китапханәче башкаруындагы «Иван-нуши» дигән удмурт әкиятен тыңлады. Китапханәдә шулай ук «Халык зирәклеге — китапларда» дигән китап киштәсе булдырылды.

13 ф. 17.07.26 Акция Путешествие в страну фольклора 1
13 ф. 17.07.26 Акция Путешествие в страну Фольклора 2
13 ф. 17.07.26 Акция Путешествие в страну фольклора 3

Шулай ук табышмаклар чиштеләр, мәкальләр тыңладылар. «Мәкальне тәмамла» уены уйнадылар.

#ЕдиныйДеньФольклора2026 #Деньфольклора #в_традиции

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: