«Минем бүләкне укы» акциясе (6+)

14 февральдә Халыкара китап бүләк итү көнендә Үзәк балалар модель китапханәсендә, балалар һәм өлкәннәрнең игътибарын китапка һәм укуга җәлеп итү максатыннан, «Минем бүләкне укы» дигән акция узды. 
Кызлар һәм малайлар бу бәйрәмне кем уйлап чыгаруы, аның ничек барлыкка килүе һәм илебездә таралуы турында белде. Балалар әкияти повесть геройлары турында табышмакларны чиште, зирәк карт Хоттабыч биргән әдәби сорауларга җавап бирде һәм беренче юлы буенча барыбызга да таныш балалар шигырьләрен искә төшерде.  

авыф
IMG20240214122622
IMG20240214122514
IMG20240214122507
IMG20240214122001
IMG-20240214-WA0050
IMG-20240214-WA0049
IMG-20240214-WA0048
IMG-20240214-WA0045
IMG-20240214-WA0043

Акция балалар һәм акцияне оештыручылар үзара китап алмашу белән тәмамланды, шуның белән балага яхшы китап бүләк итү максатына ирешелде. 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: