«Хәтерлибез. Җиңү исеме астында 80 ел» акциясе (6+)

Җиңү көнен бәйрәм итү көннәрендә 13 нче санлы китапханә урамда Акция оештырды. Акциянең максатлары төрле. Бу Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәт йөзеннән георгий тасмалары тарату да. Бу шәһәр халкын китапханә фондындагы сугыш вакыйгалары һәм геройлары турындагы әдәбият белән таныштыру да. Бу балаларга һәм өлкәннәргә китапханәбезгә ветеран бүләк иткән солдат фляжкасы турында сөйләү дә.  Әлеге фляжка – шул елларның телсез шаһиты. Ул солдат белән бергә сугышны башыннан азагына кадәр үткән. 

13фф
13 ф. 05.05 Акция ВОВ 2
13 ф. 05.05 АКЦИя ВОВ 1 — копия
13 ф. Акция ВОВ 3 — копия
13 ф. Акция ВОВ 4
13 ф. Акция ВОВ 5
13 ф. Акция ВОВ 7
Акция ВОВ 6

Балалар игътибар белән сөйләгәнне тыңлады һәм кызыксынып фляжканы карады. Ә өлкән буын кешеләре үз туганнарының истәлекләре белән уртаклашты, шулай ук гаиләләрендә сакланучы истәлекле әйберләр турында сөйләде. Һәр һәркем Җиңү яулангач, әтиләренең исән-сау әйләнеп кайтуының никадәр зур шатлык булуын искә алды. 

#80летпобедычелны #80летпобеды #историяпобедычелны

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: