«Солдатка хат» акциясе (6+)
14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары өчен патриотик чара уздырды, ул беркемне дә битараф калдырмады. Очрашу башында китапханәче балаларны «Солдатка хат» акциясе белән таныштырды. Ул бу традициянең башы Бөек Ватан сугышы чорларына ук барып тоташуы, бу хатларның солдат өчен сөенечле хәбәр булуы, көч бирүе турында сөйләде. Безнең көннәрдә, шул заманнардагы кебек үк, ир-атлар кулларына корал тотып Туган илне саклап көрәшә, үзләренең хәрби бурычын үти. Өйләреннән читтә махсус хәрби операциядә катнашучыларга теләктәшлек белдерү мөһим.
|