«Без – китап укучы гаилә» акциясе (6+)

Гаилә белән уку көне кысаларында, 23 апрельдә 16 нчы санлы китапханәдә «Без – китап укучы гаилә» акциясе үтте. Монда төрле яшьтәге кешеләр – китап укучы зур гаилә җыелды, чөнки китап күп буыннарны берләштерә, һәм һәр гаиләдә үз яраткан китабы бар. Аны теләсә кайсы яшьтә, эчтән һәм кычкырып, кичләрен гаилә белән җыелып утырып та укырга мөмкин. Шунлыктан китапханәдә «Яраткан гаилә китаплары» дигән гаиләдә яратып укыла торган китаплар агачы оештырылды.

поп
20240417_120230
20240422_150520
20240423_170002
20240424_132034
20240424_162726
20240424_163238
1713957975747
1713958013364
Көн дәвамында теләге булган һәркем агачка үзләре укырга киңәш иткән китап исемнәре белән язуларны беркетә алды. Кайбер гаиләләрдә ата-аналар һәм балаларның яраткан әсәрләре туры килде, ә кайсыберләренең аерылды. Шулай ук әти-әниләр һәм балалар тәкъдим ителгән сорауларга җавап бирде, китап авторлары һәм геройларын искә төшерде. «Әни белән бергә укыйбыз» дигән кычкырып укулар уку залында узды. Әниләр үзләренең балаларына аларның яраткан «Бүре һәм җиде кәҗә бәтие», «Йомры икмәк», «Шалкан», «Аленушка һәм энесе Иванушка» һ.б әкиятләрен укыды. Тукымадан ясалган халык курчагы әзерләү буенча мастер-класс үтте. Катнашучылар бик тырышып үзенең курчагын ясады. Аларга төсле тукыма кисәкләре, җепләр һәм иҗат итү теләге кирәк булды. Көн дәвамында ата-аналар һәм балалар бергәләп уку өчен китаплар сайлады.  Гаилә белән уку көне китапханәгә килүчеләрне күбрәк укырга, шатланып укырга илһамландырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: