«Яратам сине, Татарстаным!» акциясе (12+)

30 августта – Татарстан Республикасы көне!  Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында халык саны буенча 8 нче урында тора һәм Россиянең иң күп милләтле территорияләренең берсе санала. Республика территориясендә 175 тән артык милләт вәкиле яши. Бу – төбәктә бөтенхалык бәйрәме. Татарстан халкы, кайсы милләткә каравына карамастан, бәйрәм концертларында, тамашаларда, массакүләм чараларда катнаша.                                                           
28 августта 13 нче санлы китапханә бәйрәм чараларына кушылды һәм микрорайонның ачык мәйданчыгында «Татарстан – минем республикам» дигән китап күргәзмәсе оештырды.

13 ф. 28.08.26 Акция Люблю тебя, мой Татарстан 1
13 ф. 28.08.26 Акция Люблю тебя, мой Татарстан 6
28.08.26 Акция Люблю тебя, мой Татарстан 3
13 ф. 28.08.26 Акция Люблю тебя, мой Татарстан 2
13 ф. 28.08.26 акция люблю тебя, мой Татарстан 4
13 ф. 28.08.26 Акция Люблю тебя мой Татарстан 7
13 ф. 28.08.26 Акция Люблю тебя мой Татарстан 5
Махсус киштәдә рус һәм татар телләрендә Татарстан тарихы, мәдәнияте, символлары турында китаплар, шулай ук Казан Кирмәне, Алабуга, Мамадыш һәм башка шәһәрләр күренешләре белән альбомнар тәкъдим ителде. Китапханәче «Ә сез Татарстанны беләсезме?» викторинасы үткәрде. Микрорайонда яшәүчеләр республика турында яхшы белемнәрен күрсәтте һәм яңа фактлар белде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: