«Милн китабыннан яраткан аю» акциясе (6+)

Ә сез беләсезме, 14 октябрьдә бөтен дөньяда балалар әдәбиятындагы иң яхшы күңелле һәм яраткан персонажларның берсе Винни-Пухның туган көнен билгеләп үтәләр. Бу көнне 1926 елда инглиз язучысы Алан Александр Милнның «Винни-Пух» дигән беренче китабы басылып чыга. Мөлаем аюга бүген 99 яшь тулды. 

13 ф. 14.10.25 Акция Винни-Пух фото 1
13 ф. 14.10.25.Акция Винни-Пух фото 2
13 ф. 14.10.25 Акция Винни-Пух фото 3

13 нче санлы китапханә хезмәткәре китапханәгә килүчеләргә әлеге аю баласының туган көненә багышланган акциядә катнашырга тәкъдим итте. Китапханәче башында пычкы чүбе белән аю баласының ничек барлыкка килүе, һәм Винни-Пух дигән гадәти булмаган исеменең каян килеп чыгуы турында сөйләде. Балалар «Винни-Пух һәм барысы да, барысы да, барысы да…» викторинасында катнашты, Винни-Пухның яраткан «Пушишки» уенын уйнады, Винниның иң яхшы дуслары турында искә төшерде, тасвирлаган буенча геройны таныды һәм танылган җырларны дәвам итте. Шулай ук төрле сынаулар балалар өчен бик кызыклы булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: