«Гаилә белән уку өчен әдәби эскәмия» акциясе (6+)

16 майда «Китаплы яллар» проекты кысаларында 15 нче санлы китапханә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Гаилә белән уку өчен әдәби эскәмия» дигән акция уздырды.

1778743224665
IMG_20260512_161942_298
1778682155564
Көн дәвамында ата-аналар һәм балалар рольләргә бүлеп әкиятләр һәм хикәяләр укыды. Яшь укучылар укыганнары турында фикерләре белән уртаклашты, ә өлкәннәр бик теләп балачакта үзләре яраткан китапларын искә төшерде. 
Уңайлы гаилә атмосферасы тудыру өчен фотозона оештырылды. Теләге булган һәркем истәлеккә аның фонында фотога төшә алды. 
Гаилә акциясе җылы рухта һәм күңелле узды, чөнки бергәләп укырга ярату гаилә мөнәсәбәтләрен тагын да ныгыта. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: