«Бозлы тәм-том – барлык балаларга шатлык!» акциясе (6+)

Ә сез 10 июньдә Бөтендөнья туңдырма көне билгеләп үтелүен белә идегезме? 13 нче санлы китапханәдә әлеге татлы десертка багышланган акция узды. Туңдырма – яшенә карамастан барлык кешеләр ярата торган татлы ризык. Акциядә катнашучылар туңдырманың барлыкка килүе, аны нәрсәләрдән ясаулары, нинди төрләре булуы, аның файдалы һәм зарарлы яклары, озынча вафли тышлысы, пломбир һәм эскимоның ничек барлыкка килүе турында кызыклы фактларны белде. Балалар туңдырмадан иң зур тортны Пекинда ясаулары һәм аның 8 тонна авырлыкта булуы, туңдырманың балыклы, сарымсаклы һәм сырлы була алуы турында ишетеп гаҗәпләнде. Катнашучыларны төрле илләрдә татлы ризыкны эзерләүләре һәм ашаулары турындагы фактлар кызыксындырды. Әлеге бозлы татлы ризык турында белемнәрен «Туңдырма турында кызыклы викторина» барышында тикшерделәр.  Аннан соң туңдырма алырга йөгерделәр!

мороженое5
13 ф. 10.06.25 Мороженое 4
13 ф. 10.06.25 Мороженое фото 1
13 ф. 10.06.25 Мороженое фото 2
13 ф. 10.06.25 Мороженое фото 3

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: