Песиләргә багышланган акция (6+)

Яз Песиләр көненнән — песиләр хөрмәтенә бөтен дөнья буенча билгеләп үтелүче рәсми булмаган бәйрәм белән башлана. 
Бу көнне кешеләр әлеге хайваннарга аларның хезмәтләре өчен рәхмәт белдерә, аларны хөрмәт итүләрен һәм яратуларын күрсәтә. 
1 март көнне 13 нче санлы китапханәдә күпләрнең яраткан йорт хайваны – песиләргә багышланган кызыклы акция узды. Бу назлы һәм бик акыллы йорт хайваннарына битараф булган кешеләр бик аз. 

к3ццеуенукфнукну
13 ф. Акция Кото Чтение 1
13 ф. Акция Коточтение 3
13 ф. Акция КотоЧтение 2
13 ф. Акция Коточтение 4

Китапханәнең яшь дуслары әдәби әсәрләр геройларына багышланган «Котовасия» викторинасы сорауларына җавап бирде. Балалар песи Матроскинны, итекле мәчене, Базилио песине, «Гав» кушаматлы песи баласын, Лизюково урамында яшәүче мәчене һ.б.ларны искә төшерде. Песиләр турындагы мәкаль-әйтемнәрне белүләрен сынап карадылар, песиләр белән бәйле халык ышануларын искә төшерделәр. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: