«Пушкин әкиятләрен яхшы беләбез» А. С. Пушкинны искә алу көненә акция(6+)

Александр Сергеевич Пушкинны искә алу көненә 13 нче санлы китапханәдә кече мәктәп яшендәге балалар өчен акция оештырылды. Акциядә катнашучылар А. С. Пушкинның «Сказка о царе Салтане, о сыне его славном и могучем богатыре князе Гвидоне Салтановиче и о прекрасной царевне Лебеди», «Сказка о золотом петушке», «Сказка о мёртвой царевне и семи богатырях», «Сказка о рыбаке и рыбке» әкиятләрен искә төшерде. Балалар зур кызыксыну белән «Әкият героен таны» викторинасы сорауларына җавап бирде, тартмачыктан әкият әйберләрен тартып чыгарды. Укучылар Пазлны җый», «Алтын балык сораулары» уеннарында катнашты. Балалар Пушкин әкиятләрен яхшы белүләрен күрсәтте.

13 ф. 10.02.26 Акция Пушкинские сказки 1
13 ф. 10.02.26 Акция Пушкинские сказки знаем без подсказки фото 3
13 ф. 10.02.26 Акция Пушкинские сказки знаем без подсказки фото 4
13 ф. 10.02.26 Акция Пушкинские сказки фото 2

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: