«Китапка кулыңны суз» акциясе (12+)

Халыкара Китап бүләк итү көне – бөтен дөнья буенча кешеләрне, укуга мәхәббәт тәрбияләп, яхшы китаплар бүләк итүгә рухландыруга юнәлтелгән яшь бәйрәмнәрнең берсе. 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге атна дәвамында «Китапны яратып бүләк ит» Бөтенроссия акциясенә багышланган «Китапка кулыңны суз» акциясе уздырды. 
Чарада катнашучылар төрле тематикадагы китаплар бүләк итте: детективлар, тарихи, мәхәббәт романнары һәм балалар әдәбияты. Барысына да китаплар өчен, китапханәгә җылы мөнәсәбәте өчен хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре әйтелде. Акция дәвамында 185 китап бүләк ителде, без һәр китап та үз укучысын табар дип ышанып калабыз!

Поделиться: