«Тормыш хакыйкате – игелектә» акциясе (18+)

Ел саен 3 декабрьдә дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Әлеге көн уңаеннан китапханә хезмәткәре «Ялкын» клубы әгъзалары өчен «Тормыш хакыйкате – игелектә» дигән әдәби-шигъри чара әзерләде. Сүз Н. Островский, Э. Асадов, И. Триус, О. Скороходова, Р. Гальего турында барды. Аларның бар тормышы – гаделлек, хаклык һәм авыруга каршы көрәш мисалы.
Инвалидлар берләшмәсе рәисе Барсукова Г. , «Дружба» җирле иҗтимагый үзидарәсе рәисе Лялюк И. һәм «Рябинушка» җирле иҗтимагый үзидарәсе рәисе Хәмитова А. кунакларны котлады, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

20251209_142012
20251209_143317
20251209_143339
IMG_20251209_162913_750

Чара, төрле катлаулылыкларга карамыйча, тормышта уңышка ирешергә мөмкин булуын үз мисалларында исбатлаган кешеләр турында электрон презентация белән үрелеп барды. Кунаклар уеннарда, бәйгеләрдәр катнашты, җырлар җырлады, шигырьләрне искә төшерде.  
Уку залында китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм аларның әйләнә-тирәсендәгеләр турында китаплар тәкъдим ителде.  
«Тормыш хакыйкате – игелектә» акциясен китапханәчеләр чираттагы тапкыр үз укучыларының өенә барып, аларның соравы буенча китаплар һәм журналлар алып килеп үткәрде.   

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: