«Георгий тасмасы» акциясе (6+)

7 май көнне Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан 6 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре 28 нче микрорайон халкы өчен «Георгий тасмасы» дигән патриотлык акциясе уздырды. Георгий тасмасын тагып йөрү – бөек хөрмәт һәм үз Ватаның белән горурлану традициясенең бер өлеше булу дигән сүз. Чарага килүчеләр зур кызыксыну белән әлеге акциянең барлыкка килү тарихы һәм батырлык һәм кыюлык символын ничек дөрес тагып йөрергә икәнлеге турында белде. 

IMG_20260507_112451_812
IMG_20260507_112729_463
IMG_20260507_112840_017

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: