«Георгий тасмасы» акциясе (12+)

8 майда Үзәк балалар модель китапханәсе Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган «Георгий тасмасы» дигән патриотлык акциясе уздырды. Китапханәчеләр шәһәр урамнарында шәһәрдәшләр һәм китапханә укучылары белән җанлы аралашу оештырды. 
Акция барышында китапханә хезмәткәрләре халык белән илебез тарихы һәм бабаларыбыз батырлыгы турында хәтерне кадерләп саклауның мөһимлеге турында сөйләште. Милли үзаңның аерылгысыз өлешенә әйләнгән Җиңү символлары турында фикер алышуга аерым игътибар бирелде. Алар арасында — Мәңгелек ут, кызыл канәферләр, сугыш җырлары һәм, әлбәттә, георгий тасмасы.

IMG_20260508_140147_044
IMG_20260508_140147_069
IMG_20260508_140147_151
IMG20260508144242

Китапханәчеләр акциядә катнашучыларга георгий тасмасының барлыкка килү тарихы һәм әһәмияте турында сөйләде, бу символның ни өчен батырлык, геройлык һәм ветераннарга хөрмәтне гәүдәләндерүе турында аңлатты. Теләге булган һәркем истәлекле буклет алды, анда символның тарихы кыскача һәм аңлаешлы итеп бирелгән, шулай ук аны тагып йөрү кагыйдәләре язылган иде. 
«Георгий тасмасы» акциясе халыкныд бөек батырлыгы турында искә төшерү генә түгел, ә балаларда һәм яшьләрдә үз иле өчен горурлык һәм аның тарихына карата хөрмәт хисе булдыруда ярдәм итеп буыннар арасында ачык сөйләшү өчен сәбәп булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: