«Георгий тасмасы» акциясе (0+)

2024 елның 24 апреленнән 9 маена кадәр Россия Федерациясе территориясендә «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт алды, аның төп шигаре: «Мин хәтерлим! Мин горурланам».

георгиевская лента актция
IMG-20240426-WA0017
IMG_20240426_123023
IMG-20240426-WA0019

25 апрель көнне китапханә хезмәткәрләре әлеге акциягә кушылды: үтеп баручыларга сугышчан дан – Җиңү символын, Бөек Ватан сугышында җиңүчеләр батырлыгы хөрмәтенә йөрәк түрендә йөртелә торган Георгий тасмасын тапшырды. 
Микрорайонда яшәүчеләр кырыс сугыш чоры, рәхимсез сугышта батырларча һәм нык торып дошманны җиңүгә ирешкән, Туган илебезне азат иткән кешеләр турында бәян итүче Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар белән танышты.

Акциягә кушылырга чакырабыз!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: