«Ял булса, актив булсын!» акциясе (12+)

Бөтендөнья сәламәтлек көне алдыннан 15 нче санлы китапханә яшьләр өчен «Ял булса, актив булсын!» дигән акция уздырды.

123
IMG_20250404_135857
IMG_20250404_140247
IMG_20250404_140607

Чара барышында яшүсмерләр белән сәламәт тормыш рәвеше, дөрес туклану, чыныгу, файдалы һәм зарарлы гадәтләр, актив ял турында әңгәмә корды һәм Бөтендөнья сәламәтлек көне турында сөйләде. Яшьләргә үз тышкы кыяфәтеңне карау өчен кирәкле әйберләр турында табышмакларны чишәргә, «Безнең табибларга рәхмәт!» викторинасы һәм «Спортчы йөреше», «Градусникны күршегә бир – мин башка авырмыйм» күңелле уен-физкультминуты тәкъдим ителде. Барлык катнашучылар сәламәт тормыш рәвеше алып баручы буенча киңәшләр белән китап кыстыргычлары алды. 

Акция сәламәт һәм актив тормыш рәвешенең физик һәм психологик сәламәтлекне сакларга ярдәм итүе турында искә төшерде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: