«Галиҗәнап Шоколад» акциясе (6+)

Елның иң тәмле һәм татлы көне — Бөтендөнья шоколад көнен — татлы ризык сөючеләр һәм гурманнар 11 июль көнне билгеләп үтә. Әлеге гадәти булмаган бәйрәмне французлар уйлап тапкан, һәм аны беренче тапкыр 1995 елда билгеләп үткән. Шоколад гурманнарны шул дәрәҗәдә үзенә ничек караткан соң? Ул иң борынгы татлы ризыкларның берсе булуы белән булуы белән җәлеп итә. Кеше шоколад эчемлеген берничә мең еллар элек үк кайнатырга өйрәнгән. Европа континентында шоколад әле озак вакыт билгеле булмаган. 

мчимси
13 ф. 11.07.24 Акция Шоколад фото 1
13 ф. 11.07.24 Акция Шоколад фото 2
13 ф. 11.07.24 Акция Шоколад фото 3

Рецептны испанлылар алып кайткан. Татлы ризык без белә торган гадәти шоколадка әйләнгәнче зур юл үткән. Бөтендөнья шоколад көненең популярлыгы елдан-ел үсә: аны бик күп илләрдә, шул исәптән Россиядә дә билгеләп үтәләр. Китапханә укучылары «Тәмлетамак геройларны танып бел» викторинасында катнашты, «Шоколадлы ассорти» квизы сорауларына җавап бирде, татлы ризыклар турында сүз бара торган әдәби әсәрләрне искә төшерде, «Татлы һәм чәйле табышмаклар» табышмакларны чиште.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: