«Чиксез мәрхәмәтлек» акциясе (18+)

3 декабрьдә инвалидлар ункөнлеге кысаларында 10 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Чиксез мәрхәмәтлек» дигән акция үткәрелде. Акцияне оештыручылар китапханәнең физик мөмкинлекләре чикле укучылары янына өйләренә барды.  

добро
10ф. Акция «Добро без границ»3
10ф. Акция «Добро без границ»2

Китапханәчеләр аларга кечкенә генә бүләкләр, кызыклы китаплар алып килделәр, укучыларны борчыган мәсьәләләр турында сөйләштеләр, аларның тормыш-көнкүрешләре турында сораштылар. Фатир хуҗалары, үз шатлыкларын яшермичә, китапханәчеләр белән бик җылы аралашты, үзләренең хәл-әхвәлләре, тормышлары, проблемалары турында сөйләде. 
Инвалидлар ункөнлеге – сәламәтлекләре чикле кешеләргә карата даими игътибар кирәклеге турында тагын бер кат искә төшерү ул. Китапханәнең шундый укучылары өчен китап ялгызлыктан котылу чарасына әйләнә, уңай тәэсир итә, аралашуга илтә, китапханәчеләр исә сүздә генә түгел, ә чын-чынлап аларга ярдәм кулы суза. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: