«Китапны яратып бүләк итегез» акциясе (12+)

2026 елның 9 февраленнән 15 февраленә кадәр Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган «Китапны яратып бүләк итегез» Унынчы гомумроссия акциясе уза. Бәйрәмнең төп идеясе – кешеләрне китап бүләк итүгә рухландыру һәм кәгазь китапның һәрвакыт актуаль бүләк булып калуын күрсәтү. 13 нче санлы китапханә – әлеге вакыйганың бер мәйданчыгы. Акциянең нәтиҗәсе: китапханә фонды 80 нән артык китап белән тулыланды. 

13.02.26 Акция Дарите книги с любовью
13ф 13.02.26 Акция дарите книги с любовью1

Укучылар яңа китаплар да, яхшы хәлдәге яраткан, үзләре укыган китапларны да бүләк итте. Бүләк ителгән әдәбият арасында – психология буенча китаплар, хәзерге заман детективлары, хатын-кыз романнары, матур рәсемле энциклопедияләр, балалар өчен китаплар һәм классик әдәбият. Без барлык бүләк итүчеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Китаплар үз укучысын табачагына шигебез юк. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: