Халыкара китап бүләк итү көне (0+)

Бу көн китапның иң файдалы һәм кадерле бүләк булуы турында тагын бер кат искә төшерә. 

2022 елның 7 февраленнән 14 февраленә кадәр «Китап укучы тәрбиялибез» исемле балаларны укуга тарту буенча Мәдәният, сәнгать һәм мәгариф әһелләре ассоциациясе 14 февраль көнне дөньяның күп кенә илләрендә билгеләп үтелүче Халыкара китап бүләк итү көне уңаеннан Алтынчы тапкыр «Китапны яратып бүләк ит» Гомумроссия акциясе уздыра. 

Әлеге вакыйга кысаларында шәһәребез китапханәләре мәйданчыгында балалар учреждениеләре өчен китап җыю оештырылачак, китап фримаркеты ачылачак һәм башка кызыклы чаралар көтелә. 

Теләге булган һәркемне «Китапны яратып бүләк ит!» акциясендә катнашырга һәм яңа яки укылган китапларын бүләк итәргә чакырабыз. 

Сезне 7-14 февраль көннәрендә шәһәр китапханәләрендә көтеп калабыз!

Китапханәләр адреслары белән тулырак Китапханәләр бүлегендә таныша аласыз. 

«Китапны яратып бүләк ит!» VI Гомумроссия акциясенә «ҮКС» МБУ чаралары планы

Поделиться: