«Чын күңелдән бүләк» акциясе (0+)
15
Февраль 2024
Пәнҗешәмбе
14 февраль көнне 23 нче санлы китапханәдә, Халыкара китап бүләк итү көне кысаларында, «Чын күңелдән бүләк» дигән акция узды. Китапханә бүлекләрендә китап җыю почмаклары булдырылды. Көн дәвамында укучылар өчен әдәби уеннар, викториналар үткәрелде, шулай ук яраткан китап белән фотосессия оештырылды. Иң актив катнашучылар истәлекле бүләкләр алды. Микрорайонда яшәүчеләр ярдәмендә китапханә фондына тагын 96 китап өстәлде.
|