«Китап уку – гаилә эше» акциясе (6+)

8 июльдә Россиядә бәйрәм – гаилә һәм никахны саклаучылар изге Петр һәм Феврония Муромскийларга багышланган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. 

13ф День семьи 3
13ф. День семьи 2
13ф. день семьи 1
Әлеге вакыйга уңаеннан акциядә катнашучылар үз белемнәрен тикшереп карады һәм «Гаилә әдәбиятта» викторинасында яраткан әдәби геройларын искә төшерде. Бәйрәмнең символы – ромашка – «теләкләр агачы»на әверелде, аның яфракларында барысы да үз гаиләләренә, дусларына һәм якыннарына матур теләкләрен язды. Шулай ук китапханәче классикадан алып хәзерге заман тарихларына кадәр гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык турында яхшы һәм зирәк әсәрләргә күзәтү ясады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: