«Китап укучы эскәмия» акциясе (12+)

Матур китап күргәзмәсендә китапханәдә булган иң яңа һәм кызыклы балалар китаплары һәм өлкәннәр өчен журналлар тәкъдим ителде. Күргәзмә кояшлы җәйге көнне китапханәдә генә түгел, ә үз өйләре янында эскәмиядә утырып китап уку мөмкинлеге тудырды. 

Китапханә хезмәткәре китап һәм аның барлыкка килүе турында сөйләде. Шигъри күнегүләр оештырдылар: катнашучылар мәктәп программасыннан шигырь юлларын искә төшерде. Яшь укучылар өчен «Укы әле! Уйна әле!» тематик мәйданчыгы; иҗади остаханә эшләде, анда катнашучылар шарлар һәм күңелле наклейкалардан яраткан мультфильмнарыннан кызык персонажлар ясады. Балалар күңелле бәйгеләрдә, пазл-викторинада катнашты, табигать турында табышмаклар чиште. 
Чарага фотозона әзерләнгән иде, чарага килүчеләр фотога төште һәм матур экспозиция фонында селфи ясады. 

Поделиться: