«Китап уку эскәмиясе» акциясе (0+)

27 июльдә 23 нче санлы китапханә йорт ишегалдында «Китап уку эскәмиясе» дигән акция уздырды.
Матур китап күргәзмәсендә китапханәдә булган иң яңа һәм кызыклы балалар китаплары, шулай ук өлкәннәр өчен журналлар тәкъдим ителде. Күргәзмә кояшлы җәйге көндә китапханәдә генә түгел, ә үз йортлары янында эскәмиядә утырып та укырга мөмкинлек бирде. 

1. 23ф. Акция «Читающая скамейка» (0 )
2. 23ф. Акция «Читающая скамейка» (0 )
3. 23ф. Акция «Читающая скамейка» (0 )

Китапханә хезмәткәрләре китап һәм аның барлыкка килүе турында сөйләде. Шигъри күнегүләр ясадылар: катнашучылар мәктәп программасындагы шигырьләр юлларын искә төшерделәр. Яшь укучылар өчен «Укы әле! Уйнап ал әле!» дигән тематик мәйданчык эшләде. Балалар күңелле бәйгеләрдә, пазл-викторинада катнашты, табигать турында табышмаклар чиште. 
Акция җылы һәм дустанә рухта узды. Катнашучылар мондый формат саф һавада ял итүне китап белән аралашу белән берләштерергә мөмкинлек бирүен билгеләп үтте. Күпләр яңа басмалар алырга китапханәгә килергә теләк белдерде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: