«Балаларга сугыш турында укыйбыз» акциясе (6+)

5 май көнне 6 нчы санлы китапханәдә «Балаларга сугыш турында укыйбыз» XIII халыкара акциясенә кушылды.
Бишенче сыйныфлыларга Бөек Ватан сугышы турында Әмирхан Еникиның «Бала», В.Богдановның «Сердца моего боль», Макс Поляновскийның «Дважды Татьяна», Сергей Алексеевның «Богатырские фамилии» әсәрләре укылды.
Бөек Ватан сугышы турында иң яхшы китаплардан торган күргәзмә тәкъдим ителде. Китапханәче Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына һәм бөек кешелек каһарманлыгына багышланган иң популяр әсәрләр буенча күзәтү уздырды. Кунаклар шул заман рухына кереп чума, илнең ничек яшәвен тоя, кешелек тарихындагы иң дәһшәтле, рәхимсез сугышны кичергән кешеләр язмышларына кагыла алды. 
Чара бер минутлык тынлык белән тәмамланды. 

Поделиться: