«Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» акциясе (6+)

6 майда 16 нчы санлы китапханә «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» ХVII Халыкара акциясенә кушылды. Бөек Җиңү якынлашканда кече мәктәп укучылары өчен «Сугышта кечкенәләр булмый» дигән хәтер сәгате үткәрелде. Балалар өлкәннәр белән беррәттән балаларның да дошманга каршы көрәшүе, аларның үзләрен кечкенә дип санамаулары, өлкәннәр җилкәсе артына яшеренмәве, ә җиңүне якынайту өчен барысын да эшләүләре турында белде. Очрашу барышында С. Алексеевның «Подвиг Ленинграда» китабыннан Таня Савичева, А. Печерскаяның «Юные герои Великой Отечественной» әсәреннән Валя Котик, «Дети-герои Великой Отечественной войны» китабыннан Лёня Голиков, Г. Набатовның «Зина Портнова»дан яшь пионер кыз турында өзекләр, Ю. Вороновның «В блокадных днях…» шигыре укылды. Чара азагында малайлар һәм кызлар «Җиңү көне» җырын башкарды.

Шул ук көнне мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Без хәтерне кадерләп саклыйбыз» дигән кычкырып укулар узды. Очрашу башында балалар этләрнең сугышта роле һәм әһәмияте, аларның уртак Җиңүгә керткән мөһим өлеше турында белде. Алга таба нәни кунаклар Анатолий Митяевның «Мешок овсянки» хикәясен тыңлады. Балалар әлеге тарихны игътибар белән тыңлады, ә аннан соң фикер алышуда актив катнашты, кызыксынып сорауларга җавап бирде, үз кичерешләре белән уртаклашты, әсәрнең геройлары турында фикерләште. 

20260506_114559
20260506_115329
20260506_115743
20260506_121023
IMG_20260507_121210_776
IMG_20260507_121231_953
IMG_20260507_121306_646
Города герои
Города герои5

Алтынчы сыйныфлылар өчен куәтле бастионнардай дошман илбасарлары юлына баскан шәһәрләрнең героик батырлыгына багышланган «Шәһәр-геройлар: батырлык һәм каһарманлык тарихы» дигән тарихи сәгать узды. Юл артыннан юл балаларны Ватанны саклаганда каһарманлык һәм батырлык күрсәткән солдатлар һәм матрослар, партизаннар һәм подпольщиклар, тыл хезмәтчәннәре озата барды. Сәгать дәвамында П. Бровканың «На площади Победы», Б. Палийчукның «Рубеж», М. Батанның «Дорога», А. Прокофьевның «О Москве», сугыш чоры җырлары яңгырады, 1941-1945 еллардагы сугышлар турында видеоөзекләр тәкъдим ителде.

Сугыш турында китаплар уку тарихи вакыйгалар турында хәтерне сакларга, сугыш елларының геройлыгын һәм фаҗигасен аңларга ярдәм итә. Бабаларыбызга Җиңүнең нинди куркыныч бәһәгә төшүен онытмаска, һәр кеше гомеренең кадерен белергә, бар йөрәгең белән тынычлыкны сакларга һәм үз гамәлләрен өчен җаваплы булырга өйрәнергә. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: