«Чәй – сәламәтлекнең яхшы дусты» акциясе (6+)

Кешеләр ясаган төрледән-төрле эчемлекләр арасында иң танылган һәм киң таралганы – чәй. Аны Җирнең теләсә кайсы почмагында эчәләр. Чәй — ул сусауны басучы, арыганлыкны бетерүче, кәефне яхшыртучы, дәрман бирүче, файдалы үзлекләргә ия тәмле һәм шифалы эчемлек. 

глд
13 ф. 13.12 24 фото 1
13 ф. 13.12.24 фото 2
13 ф. 13.12.24 фото 3
13 ф. 13.12.24 фото 4

13 декабрьдә, Халыкара чәй көне якынлашканда, 13 нче санлы китапханә яшь укучыларына «Чәй турында сөйләшик» дигән викторинада катнашырга, чәй турында табышмаклар чишәргә, мәкаль-әйтемнәрне искә төшерергә тәкъдим итте. Балалар «Үсемлекне таны» бәйгесендә актив катнашты. Чәйгә салып кайната торган үләннәрнең исемнәрен атарга кирәк булды. Балалар игътибарына төп геройлары чәй ярата торган әкиятләр тәкъдим ителде, бу: Буратино, Карлсон, Алиса, Чебен–Цокотуха, Нәни йорт хуҗасы Кузька, Федора әби һ.б. Менә шулай күңелле һәм файдалы итеп Халыкара чәй көнен билгеләп үттеләр. Барыгызның да чәйләре тәмле булсын!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: