«Ак ромашка» акциясе (6+)

8 июль көнне 28 микрорайонда яшәүчеләр өчен Шишкин бульварында 6 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә акция үткәрде. Бу бәйрәмнең үз күркәм символы бар – ул борынгыдан мәхәббәт һәм игътибар билгесе булып саналучы ромашка чәчәге. Китапханәчеләр үтеп баручыларга җылы теләкләр белән кәгазь ромашкалар һәм әлеге матур гаилә бәйрәменең тарихын сөйләүче буклетлар таратты. Акциядә катнашучылар яхшы кәеф һәм уңай хис-кичерешләр алды.  

Поделиться: