«Шәһәребездә Пушкин» акциясе. Анонс! (0+)

Бесплатно

Россиядә Пушкин көне һәм Рус теле көне кысаларында, 4 июньдә 10:00 сәгатьтә М.Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсе каршындагы мәйданда «Шәһәребездә Пушкин» акциясе узачак.

Бәйрәм барышында «Пушкин чоры геройлары» дигән фотозона эшләячәк, анда һәркем 19 гасырның беренче яртысы киемнәрендә фотога төшә, үзләрен хисчән Татьяна Ларина, яки Евгений Онегин роленә куеп карый алачак. «Пушкинның әкият иле», «Пушкин әкиятләре утравы», «Әкияти калейдоскоп» уен зоналары, «Тылсымлы Пушкин илендә» интерактив күргәзмәсе оештырылачак.
Чара барышында катнашучылар «Пушкин открыткасы» дигән мастер-класста скрапбукинг техникасында открыткалар ясый алачак. Асфальтта Пушкин әкиятләренең балалар яраткан геройлары рәсемнәрен ясау буенча бәйге уздырылачак. Ирекле микрофон каршында шәһәребез шагыйрьләренең чыгышларын тыңларга, шунда ук теләге булганнарга бөек классикның әсәрләрен укырга мөмкин булачак. 

Чаралар планы

 

Поделиться: