Йомшак тәпиле агент (6+)
4 март көнне 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Зәңгәр чемодан сәяхәте» программасы кысаларында балалар детектив әдәбиятын тәкъдим итү чарасы уздырды. Китапханәче балаларны кызыклы язучы һәм рәссам Екатерина Александровна Матюшкина белән таныштырды. Балалар өчен язучы авторның әсәрләре детектив жанрында. Аның иҗатының үзенчәлекле ягы – ул мавыктыргыч сюжет, юмор, автор үзе ясаган иллюстрацияләр. В книгах Катя Матюшкина китапларында рәсем ясау өчен һәм төрле уеннар сәхифәләрен очратырга мөмкин. Чара вакытында балалар персонажларның фотороботын җыйды, шифрлаштырылган хатларны укыдылар, өстәл уеннары уйнадылар. |