Ленинград блокадасы өзелүнең 75 еллыгына багышлана  (12+)

Бөек Ватан сугышында Ленинград каласын фашист блокадасыннан азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан, 25 гыйнварда 13 нче санлы китапханә яшь чаллылылар өчен «Сине саклап калган каһарманнарга мәңгелек дан» дип исемләнгән батырлык сәгате уздырды.

dav
dav
dav

Яшьләр сугышның дәһшәтле вакыйгалары – Ленинград блокадасы һәм аны өзү, нәни ленинградлыларның ачлык-ялангачлык белән көрәшүләре, сугышның беренче көннәреннән үк олыларга булышырга тырышулары, сугышка киткән әти-әниләре урынына станок артына басулары һәм башкалар турында белде. Килгән кунаклар унбер яшьлек мәктәп укучысы Таня Савичева көндәлеге белән танышып, аның язмаларын тәэсирләнеп тыңлады. Шушы бала кулы белән язылган тугыз бит катнашучыларга бер ленинград гаиләсендә булган трагедияне сурәтләп бирә алды.

Дәрес  «Дневники детей блокадного Ленинграда» документаль фильмыннан, «Ладога. Дорога жизни» нәфис фильмыннан өзекләр күрсәтү, совет халкының каһарманлыгына багышланган «Непокоренный Ленинград» исемле китапларга күзәтү белән үрелеп барды.

Катнашучылар блокадада булган балаларның каһарманлыгы батырлыкка, нык рухлы булырга өйрәтә һәм Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияли дигән нәтиҗә ясады. Чара блокада вакытында һәлак булган  ленинградлыларны бер минутлык тынлык белән искә алып тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: