«Хайваннар дөньясында» интерактив уены (6+)

Хайваннар дөньясы Җирдә тормыш барсын өчен әһәмиятле роль уйный. Хайваннар җир шарының барлык урыннарында: коры җир өслегендә, туфракта, төче суда һәм диңгезләрдә яши. Балалар хайваннар дөньясы турында бик күп кызыклы фактларны белә, шунлыктан 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре көзге каникулларда төрле мәктәпләрнең башлангыч сыйныф укучыларын интерактив уенда катнашып үз белемнәрен сынап карарга чакырды. 

13 ф. Интерактивная игра В мире животных 1
13 ф. Интерактивная игра В мире животных 2

Чара «Хайваннар дөньясында» тапшыруы музыкасыннан башланды, чарада катнашучыларны җәнлекләр дөньясы белән очрашуга әзерләде. Уен үзе «Кыргый хайваннар», «Йорт хайваннары», «Кошлар», «Бөҗәкләр» һәи «Балыклар» дигән биш тематик блоктан торды. Һәр блокта – унар сорау, һәм катнашучылар, белемнәрен эшкә җигеп, дөрес җавап бирергә тиеш булды. Балалар үз белемнәрен тикшереп кенә калмады, ә уенны тагын да җанландырган кош тавышларын да тыңлый алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: