«Кызыклы ачышлар» уен программасы (6+)

Менә күптән көтелгән җәй дә җитте! Каникуллар! Ура!
1 июньдә 13 нче санлы китапханәгә мәктәп яны лагереннан балалар килде. Китапханәчеләр песиләргә багышланган уен программасы тәкъдим итте. 
Чарада катнашучылар песиләр тормышыннан, кызыклы, шул исәптән фәнни фактлар, аларның үз-үзләрен тотышы, тарихы һәм кеше тормышында роле белән танышты. Балалар «Песи хакыйкате» сорауларына җавап бирде, песиләрне кулга ияләштерүнең хронологиясен (Борынгы Мисырдан алып безнең көннәргә кадәр) торгызды, песиләр арасындагы рекордлар белән танышты: кайсы токымның койрыгы иң озын, иң кечкенә токым һ.б. 

13 ф. 01.06.26 Игровая программа Замурчательные открытия1
13 ф. 01.06.26 Игровая программа Замурчательные открытия 4
13 ф. 01.06.26 Игровая программа Замурчатекльные открытия 3
13 ф. 01.06.26 Игровая программа Замурчательные открытия
13 ф. 01.06.26 Игровая программа Замурчательные открытия 5

Икенче залда чарада катнашучылар «Мур-эстафета»да ярышты, «Песиләр йогасы» белән шөгыльләнде һәм песиләргә ошый торган уеннар уйнады, мәсәлән, «Йомгакны сүт».

Китапханәдә рәхәт!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: